Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб берьюлы ике битлек киеп йөрүнең зыянын аңлатты

Ике битлек киеп йөргән очракта борын тирәсендә углекислый газ җыела башлый.

Американың кайбер түрәләре кебек берьюлы ике битлек киеп йөрү арыганлык һәм йокы килү рәвешендәге тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. РИА Новости агентлыгы Шамар Асаф А-Рофе хастаханәсенең (Израиль) терапевтика бүлеге башлыгы, йогышлы авырулар табибы Галина Гоьцманга сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

«Алар ике битлек киеп йөрергә тели икән — кисеннәр, әмма болай эшләргә кирәкми, бер битлек тә җитә. Моның тискәре йогынтысы да була, чөнки кеше сулаганда углекислый газ бүлеп чыгара», — дип искәртте белгеч.

Табиб ике битлекнең вирус кисәкчекләрен аз санда үткәрүе белән килешүен һәм аларны киеп йөргән кешенең борыны тирәсендә углекислый газның артыгы белән җыелуын әйтте.

«Бу арыганлык һәм йокы килү, канда углекислый газның күләме арту рәвешендәге тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», — дип кисәтте ул.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, табиб коронавирус инфекциясе һәм битлек киеп йөрүнең тирегә йогынтысын бәяләгән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-01-2021/tabib-beryuly-ike-bitlek-kiep-y-r-ne-zyyanyn-a-latty-5802152

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев