Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб гел ашыйсы килүне җитди авырулар билгесе дип атады

Гел ашыйсы килү шикәр диабеты, гастрит, ашказаны җәрәхәтләре һәм башка куркыныч авырулар билгесе булырга мөмкин.

Бу хакта дөрес туклану буенча белгеч, косметолог Лия Гавашели сөйләде, дип яза «Известия».

Белгеч әйтүенчә, ашаганнан соң да ашыйсы килсә яки андый теләк бөтенләй бетмәсә, бу хис шикәр диабеты, ашказаны проблемалары, гормональ фонның бозылуы кебек авырулар турында кисәтә ала.

Гавашели билгеләп үткәнчә, даими ашыйсы килүнең бер сәбәбе – лептин гормонының күләме бозылу, ул туклык хисе үзәгенә тәэсир итә. Ул пептид аксым, ул организмга ризык керүгә җавап буларак май тукымасы күзәнәкләрендә ясала, дигән белгеч Lenta.Ru басмасына биргән интервьюсында.

Бу очракта күзәнәкләр гел «ач» булып кала, чөнки глюкоза рецепторның сизгерлеге бетү аркасында аның эченә үтеп керә алмый, ди Гавашели. II типтагы диабет белән авыручылар да шундый ук хәл белән очраша.

Шулай ук гел ашыйсы килеп тору ризыкка бәйле булу һәм кирәгеннән артык ашау кебек психологик тайпылышны да күрсәтә ала.

Гавашели билгеләп үткәнчә, беренче чиратта психологик факторның булмавын ачыкларга һәм проблеманың медицина аспектларын билгеләргә кирәк. Ул тикшеренүне табиб-терапевт, аннары тар белгечләр, мәсәлән, гастроэнтеролог, эндокринолог һәм башкалар белән башларга киңәш итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев