Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб коронавируска каршы беренче прививкадан соң битлек кимәү куркыныч булуын әйтте

Вакцинаның беренче дозасыннан соң вакцинация узмаган кешеләрдәге кебек үк авыру очраклары теркәлгән.

«Спутник V» вакцинасын беренче тапкыр кадатканнан соң битлек киюдән баш тарту һәм социаль дистанция сакламау нәтиҗәсендә кеше коронавирус инфекциясе йоктырырга мөмкин.

Бу хакта «Известия» газетасы Коммунаркадагы 40нчы хастаханәнең баш табибы Денис Проценкога сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, вакцинаның беренче дозасыннан соң вакцинация узмаган кешеләрдәге кебек үк авыру очраклары теркәлгән.

«Әгәр ике компонентлы вакцина („Спутник V“) турында әйтсәк, беренче инъекциядән соң иммунитет тиз генә барлыкка килмәвен бик яхшы аңлыйбыз», — диде Проценко һәм бу чорны психологик яктан бик катлаулы дип атады.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) искәртүләренчә, коронавируска каршы прививка ясатканнан соң кешедә иммунитет 32-45 көннән соң барлыкка килә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-02-2021/tabib-koronaviruska-karshy-berenche-privivkadan-so-bitlek-kim-kurkynych-buluyn-ytte-5807988

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев