Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб коронавирусның яңа дулкынына ничек әзерләнергә кирәклеген аңлатты

Табиб сәүдә үзәкләрендә йөрмәскә һәм ковидтан саклану өчен битлек кияргә киңәш итте.

Россия төбәкләрендә коронавирус белән авыручылар саны арта. Табиб-терапевт Елена Игнатикова коронавирустан саклану өчен һәркем үтәргә тиешле саклык чаралары турында сөйләде.

Россиялеләргә элек киңәш ителгән барлык саклык чараларын да үтәргә кирәк, бу вакцина ясаткан кешеләргә дә кагыла, диде табиб. Беренче чиратта массакүләм чараларга бармаска һәм сәүдә үзәкләренә йөрмәскә кирәк. Терапевт әйтүенчә, товарларны өйгә китереп бирү сервисыннан кулланырга була.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, җәмәгать урыннарында һичшиксез битлек кияргә, аны ике-өч сәгать саен алмаштырып торырга кирәк.

Шулай ук кулларны дөрес итеп юу да саклануның яхшы чарасы булып тора, диде табиб.

Ковидтан саклануның иң нәтиҗәле ысулы вакцина ясату, дип йомгаклады Елена Игнатикова.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-10-2021/tabib-koronavirusny-ya-a-dulkynyna-nichek-zerl-nerg-kir-klegen-a-latty-5840239

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев