Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб коронавирустан прививка ясаткач тискәре нәтиҗәләр булу ихтималы турында аңлатты

Кайбер кешеләрнең вакцинациядән соң температурасы күтәрелү күзәтелә, әмма бу нормаль хәл.

 «Спутник V» коронавирусыннан вакцина ясаганнан соң кайбер кешеләрдә температура күтәрелүе күзәтелә, әмма бу теләсә кайсы вакцина өчен нормаль хәл. Башка өстәмә эффектлар теркәлмәгән.

«Прививкадан соң вакытлыча гипертермия [температура күтәрелү] булырга мөмкин, кайбер кешеләрдә теркибез, әмма бу теләсә нинди вакцинация өчен нормаль процесс», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков

Ул вакцинациягә каршы билгеле бер чикләүләр булуын әйтте, алар турында табиб турыдан-туры кабул итү вакытында әйтә.

Сovid-19 инфекциясеннән прививка ясатуда яшь чиге юк. Татарстанда инфекциядән өлкән яшьтәге кешеләр күбрәк вакцинация ясата һәм аларда бернинди өстәмә эффект та күзәтелми, дип искәртте Жаворонков. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-02-2021/tabib-koronavirustan-privivka-yasatkach-tisk-re-n-ti-l-r-bulu-ihtimaly-turynda-a-latty-5803708

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев