Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар коронавируска прививкадан соң кул авырту сәбәбен аңлатты

Укол ясаганда энә нерв күзәнәкләренә эләгеп китеп авырту барлыкка килергә мөмкин.

Вакцинаны күп итеп керткәндә тире һәм мускулларның реакциясе барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә коронавирустан вакцинациядән соң, кайбер кешеләр кулында авырту тоя. Бу хакта Россия табиблары хәбәр итә.

«Аденовирус һәм коронавирусның бер өлешеннән торган вакцина компоненты кертелә. <…> Иньекция урынында матдәнең концентрациясе зур була, аңа организмга таралырга вакыт кирәк», — ди табиб-терапевт Виктор Лишин, дип яза ura.ru.

Табиб укол ясаганда нерв күзәнәкләренә эләксә дә кулда авырту барлыкка килүе ихтимал.

Терапевт Лариса Алексеева кешеләрдә сизгерлек чиге төрле булуын искә төшерде. «Уколны дөрес куйсаң, берни дә авыртмаячак. <…> Барысы да стериль эшләнә, әмма техник хата аркасында авыртырга мөмкин», — дип искәртә табиб.

Россиядә прививка ясау кампаниясе өч препарат белән үткәрелә: «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак». Кабат вакцинацияләү өчен белгечләр бер компонентлы «Спутник Лайт»ны тәкъдим итә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев