Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тагын 86 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада «Спутника V» препаратының 38,9 проценты яки 33 242 дозасы кулланылган.

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 86 кеше коронавирус йоктырган. Ике кеше республикадан читтә авырган, калганнары авыру кешеләр белән элемтәдә булган.

31 кеше хастаханәдә, ә 55 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бигрәк тә 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында ковид йоктыручылар күп — 26 очрак. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге һәм 50 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында унөчәр кеше авырган.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе — 43 очрак Казанга туры килә, икенче урында Чаллы (8 кеше), өченче — Актаныш районы (6).

Узган тәүлектә республиканың 20 муниципаль берәмлегендә авыру йоктыруның яңа очраклары ачыкланган.

Коронавирус пандемиясе игълан ителгәннән алып, 16 132 кешенең ковид йоктыруы ачыкланган. 12 623 кеше (узган тәүлектә — 98) терелгән.

Татарстанда яшәүче 12 937 кеше коронавирустан прививка ясаткан, 2 599 кеше препаратның икенче дозасын да алган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада «Спутника V» препаратының 38,9 проценты яки 33 242 дозасы кулланылган.

Прививка ясату өчен 122 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/01-02-2021/tatarstanda-tagyn-86-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5803051

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев