Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тагын грипп белән авыручы теркәлде

Гриппның быел Әтнәдә теркәлгән A(H3N2) штаммы, икенче төрле әйткәндә "гонконг" гриппы алдагы елларда күзәтелгән "дуңгыз грип­пы"ннан куркынычсызрак, җиңелрәк уза, ди белгечләр.

Хәбәр иткәнебезчә, Әтнәдә 3 грипп  теркәлгән иде. Аннан соң да байтак кешене грипп түгел микән дип тикшерделәр.

- Узган  атнаны алсак, 53 ОРВИ белән авыручы теркәлде. Шуның 34е - балаларда. Һәм бер грипп теркәлде, анысы да - балада. Монысы да A(H3N2) штаммы белән, Гонконг гриппы,- ди район үзәк больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Исегезгә төшерәбез:

H3N2 вирусының үзенчәлеге шунда: ул эпидемияне генә түгел, ә бөтен пандемияне, ягъни илнең барлык халкын һәм күрше дәүләтләрне дә зарарлый ала. 

Гонконг гриппының вирусы ерак 1968 елда дөнья буйлап узып киткән һәм шактый санда тормыш алып киткән. Бигрәк тә бу инфекция 5 яшькә кадәрге балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч, чөнки йөрәк-кан тамырлары системасына, нерв системасына, бөер һәм буыннарга җитди өзлегүләр китереп чыгара. Әйтик, Америкада 1968-1969 елларда Гонконг гриппы нәтиҗәләреннән 40 меңгә якын кеше — өлкәннәр һәм балалар үлгән.

Гонконг гриппының симптоматикасы үзенчәлекләре булып аның тиз үсеше тора. Симптомнар вирус организмга эләккәннән соң берьюлы яки 1-2 көннән үк күренә башлый. Югары температура кисәк  күтәрелә (39 градустан югары), аннан коры ютәл барлыкка килә. Калган симптомнар гриппның гадәти вирусына охшаган: баш авырту, тамак авырту, борыннан агу...  Моңа күңел болгану, косу өстәлергә мөмкин.

Гонконг гриппында авыр халәт 4-5 көнгә якын саклана.  Ялкынсыну өзлегүгнә китерергә мөмкин:

йөрәккә өзлегүләр-миокардит,
үпкәләргә — пневмониягә,
баш миенә-энцефалит һәм бенингит,
шок халәтләре,
хроник авыруларның авыр кискенләшүе (йөрәк, астма, шикәр диабеты һәм башкалар.)
 

Гонконг гриппын профилактикалау һәм дәвалау
Табиблар раславынча, Гонконг гриппын йоктыруның төп профилактик чарасы-вакцинация, шулай ук кешеләрнең җыелу урыннарыннан качу. 

Кулларны юу, борын һәм күзне тоз эретмәсе белән юдыру, кәрәзле телефоннарны, кулларны (ишек һәм язучылар) дезинфекцияләү дә нәтиҗәле.

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев