Талпан энцефалиты
Тереклек итү өчен талпанга 1-3 градус тирәсе җылылык җитә.
Май уртасыннан алар үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының "пик" ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә.
Энцефалит вирусын йөртүче урман бете (талпан) җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак. Кояш нурлары туры төшә торган каен урманында талпаннар аз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны - катнаш урманнар.
- Бөҗәкләр тәүлекнең кайсы вакытында активрак?
Талпан көн яки төнгә карап түгел, һава торышы үзгәрешенә карап "эшли". Һава температурасы + 7-22 градуста, бөҗәкләр явы көчлерәк. Ә эссе көннәрдә алар чыгарга яратмый. Шулай ук талпаннарның яңгыр алдыннан, болытлы көндә, һава дымланган вакытта "эшкә чыгуларын" да онытмаска кирәк. Шулай ук талпан кадалуның аерым куркыныч сәгатьләре - иртәнге сәгать 8-9, кичке 7-10 арасы.
Энцефалит - талпаннан күчә торган иң куркыныч авыру, баш миенең ялкынсынуына китерә. Симптомнары: хәлсезлек, температура күтәрелү, укшыту, баш авырту, күз hәм маңгай тирәсендә авырту, яктылыктан курку, эпилепсия өянәкләре, аң бозылышы, иң авыр очракта - кома.
Шунысын онытмагыз: авыру кешедән куркырга кирәкми. Чир кешедән кешегә күчми, ул талпан тешләгәннән һәм зарарлы продуктлар, мәсәлән, чирле сыерлар һәм кәҗәләр сөте аша да йога ала.
Икенче куркыныч авыру - боррелиоз. Тән тиресе, нерв системасы hәм терәк-хәрәкәт аппаратына зыян сала. Симптомнары: тәннең температурасы югары күтәрелү, тешләгән урында 20 см диаметрлы божрасыман эритема, тәннең башка өлешләрендә дә кызыл таплар хасил булырга мөмкин. Ә иң яманы - боррелиоз авыруыннан прививкалар юк. Иммунитет белән дә шул ук хәл - бер кат чирләвегезгә карамастан, кабат чирли аласыз. Шуңа күрә табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк
- Талпан тешләүдән ничек сакланып була?
Урман-болынга чыгар алдыннан әзерлекле булырга кирәк. Ял итәргә чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Урман эченә караганда, сукмак янында алар мыжлап тора.
Урманга барганда кием-салым турында да онытырга ярамый. Яка, җиң төймәләнгән, свитер - чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышыгыз. Аннан бөҗәкләр яхшырак күренә. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус спрей сиптерегез. Һәр ике сәгать саен өс-башыгызны җентекләп тикшерегез. Әгәр тәнегезгә (колак арты, култык асты, муен, ике аяк арасы) талпан кадалган икән, аны алырга кирәк. Ул озаграк торган саен, энцефалит йоктыру куркынычы зуррак.
- Талпан тешләвен тиз арада ничек белергә?
- Зур, ач талпан кара яки караңгы көрән төстә, 3-4 мм зурлыкта була. Яссы тәнле, аяклары кыска, башы кечкенә. Тешләгәннән соң ул зурая, озынлыгы 3 см га җитә, түгәрәкләнә. Тәнгә талпан кадалса, ул урын түгәрәкләнеп, кабарып тора. Бөҗәкнең башы күренми, ул тән астына кереп киткән була. Тешләгән урын кызара, аның тирәли ак түгәрәк хасил була. Бу кан тамырлары кысылу белән аңлатыла. Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур.
Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдыру өчен еш кына вакцинация дә кулланыла. Вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев