Әтнә таңы

Талпан, вакцина, больница...

Сакланганны Аллаһ саклаган, диләр. Тик без саклана белмибез шул. Соңгы чиккә җитәсе бар...

Көз, суык. Талпан белән бернинди уртаклыгы да юк сыман. Тик юк, кешеләргә талпаннар кадалу дәвам итә икән.

- Октябрь ае булса да, больницага талпан кереп, килүчеләр кимеми. Урманга барсагыз, саклык чарасын күрегез. Югыйсә, хәзерге вакытта киенмәгән кеше дә юк, ә барыбер талпаннар кадала. Бер-берегезгә игътибарлы булсагыз иде,- дип кисәтә район үзәк больницасының  эпидемиологы Азат Гимадиев. 

Шул ук вакытта ОРЗ,ОРВИ белән авырмас өчен саклык чараларын күрү кирәклегенә дә басым ясый. Кулларыгызны, борыныгыз эчен сабынлап юу мөһим.

Реклама

Больницага икенче партия гриппка каршы вакциналар кайтты.

Олылар өчен - 700, балалар өчен  - 843. Больницага барып, прививка ясата аласыз. "Гриппның 4 штаммына каршы торырга сәләтле вакцина", - диделәр. 

Авырмагыз!

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: