Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан битлек режимын гамәлдән чыгармаячак

Удмуртия республикасында битлек кияргә тәкъдим итәләр, әмма бу мәҗбүри түгел.

Татарстанда Удмуртия үрнәге буенча битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый. Анда битлек кияргә тәкъдим ителә, әмма бу мәҗбүри түгел.

«Без тиз һәм уйлап бетерелмәгән карарлар яклы түгел. Барлык чикләү чаралары уйланылган һәм коронавирус буенча гына түгел, ә башка инфекцияләр буенча да санитар-эпидемиологик вазгыятькә туры килә», — дип сөйләде «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Кайбер төбәкләрдә коронавирус аркасында кертелгән чараларны вакытыннан алда гамәлдән чыгару сәбәпле, берничә атнадан катгыйрак чаралар кертергә туры килде, дип искәртте ул.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе коронавирус сәбәпле кертелгән чикләүләрне март ахырына кадәр гамәлдән чыгарырга планлаштырмый.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-02-2021/tatarstan-udmurtiya-rn-ge-buencha-bitlek-rezhimyn-gam-ld-n-chygarmayachak-5805414

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев