Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 10 июньнән соң беренче тапкыр коронавирусның йөздән артык очрагы расланган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 102 очрагы ачыкланган.

Бу – 10 июньнән соң иң зур сан, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы. Шул ук вакытта, 63 пациент хастаханәгә озатылган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 155 185 очрагы ачыкланган, 150 591 кеше (шуларның 14е – узган тәүлектә) терелгән. Коронавирус корбаннарының саны элеккеге дәрәҗәдә кала – 1998.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ябык бүлмәләрдә кешеләр тыгыз аралаша торган хезмәт коллективларында битлек режимын активлаштырырга кушкан иде. Ул шулай ук вакцинация эшен дәвам итүнең әһәмиятен искәртте.

Соңрак шәһәр һәм район хакимиятләренең битлекләргә кире кайта башлавы турында билгеле булды. Чаллы һәм Әлмәт башлыклары үз хезмәткәрләренә гражданнарны кабул иткәндә шәхси саклану чаралары кулланырга кушкан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев