Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 701 бала коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан

Республикага гыйнвар ахырында 2,8 мең дозадан артык «Спутник М» вакцинасы кайтартылган.

Татарстанда яшүсмерләрне коронавируска каршы вакцинацияләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 701 балага вакцинация ясалган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче компонентын 701 бала кадатты», - дип искәртте республика Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанга гыйнвар ахырында 2,8 мең дозадан артык «Спутник М» вакцинасы кайтартылган. Аны 12 яшьтән алып балигълык яшенә кадәрге балалар кадата ала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/04-02-2022/tatarstanda-701-bala-koronavirus-infektsiyasen-karshy-privivka-yasatkan-5848619

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев