Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда 83 меңләп кешегә Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясалды

Препаратның икенче компоненты белән 20 меңнән артык пациент прививка ясатты.

Татарстанда 83 меңгә якын кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын алган инде.

«Барлыгы 82 709 кеше (тәүлек эчендә үсеш — 956) вакцина ясатты <...> », - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта вакцинаның икенче компоненты белән республиканың 20 044 кешесе прививка ясаткан.

Covid-19 инфекциясеннән вакцинациягә биш төрле ысул белән: РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, бердәм 122 номеры буенча, Күп функцияле үзәктә һәм поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать иткәндә язылырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/02-03-2021/tatarstanda-83-me-l-p-kesheg-covid-19-infektsiyasenn-n-vaktsina-yasaldy-5810086

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев