Татарстанда бер тәүлек эчендә 114 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда бер тәүлек эчендә 114 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 44 072гә җитте.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 114 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 114 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 44 072гә җитте», - дип хәбәр итте ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары узган тәүлектә коронавирустан 97 кешенең терелүен әйтте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-01-2022/tatarstanda-ber-t-lek-echend-114-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5847176


Нет комментариев