Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.

Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлар шуны раслый.

Шул ук вакытта, хастаханәгә озатылган пациентлар саны югары булып кала: сырхауханәләргә 71 кеше (моннан алдагы көнне – 65) китерелгән.

2022 елның 26 маена булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 149 440 очрагы расланган, 144 570 кеше (шуларның 196сы – узган тәүлектә) терелгән.

Узган тәүлектә республикада коронавирустан бер үлем-китем очрагы да теркәлмәгән. Шул рәвешле, бүгенгә Татарстанда коронавирус корбаннарының гомуми саны 1995 кеше тәшкил итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев