Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 48 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда коронавируска ике миллионнан артык тикшеренү уздырылган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 48 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан алып коронавирусның 18 927 очрагы теркәлде», - дип хәбәр итте спикер. 

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә Covid-19га 7,7 мең тест үткәргән, барлыгы ике миллионнан артык татарстанлы тикшеренү узган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, коронавирустан республиканың 15 712 кешесе дәваланды, аларның 85е — соңгы тәүлек эчендә, дип өстәде. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/19-03-2021/tatarstanda-ber-t-lek-echend-tagyn-48-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев