Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны җиде атна эчендә беренче тапкыр кимегән

2022 елның өченче атнасында чирләүчеләр саны буенча иң югары күрсәткеч теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимеде.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Беренче тапкыр, сигезенче атнада, ягъни узган җиде көндә авыручылар санының аннан алдагы атнасына булган күрсәткечләргә каргаганда, 30 процентка диярлек кимүен теркибез. Соңгы җиде атна дәвам иткән күтәрелештән соң бу беренче кимү», — дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина искәртеп үткәнчә, 2022 ел Covid-19 тәэсирендә авыручылар санының җитди күләмдә артуыннан башланды һәм ул ОРВИ һәм грипп авырулары саны күбәю вакытына туры килде.

«Хәл шактый җитди, киеренке булды. Без 2022 елның өченче атнасында максималь күрсәткечкә барып җиттек», — дип өстәде санитар ведомство вәкиле.

Татарстанда киң таралган штаммнардан «омикрон» өлеше 90 процентны тәшкил итә. Авыручыларның 10 проценты — «дельта» аркасында чирли.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/04-03-2022/tatarstanda-covid-19-bel-n-avyruchylar-sany-ide-atna-echend-berenche-tapkyr-kimeg-n-5850645

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев