Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан вакцинация бөтен теләгән кешегә үткәрелә

Вакцинацияне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә узу мөһим.

Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация бөтен теләгән кешегә ясала. Республикага «Спутник V» (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылды. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан ясалган.

Вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процентны тәшкил итә, шулай ук ул авыр формалардан һәм үлем очракларыннан кисәтеп, 100 процент нәтиҗә бирә, дип бәяли белгечләр.

Әлеге вакцинаны 21 көн аерма белән ике тапкыр кадыйлар. Иммунитет ике елга формалаша дип фаразлана.

Коронавируска каршы торырга ярдәм итүче вакцинацияне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә үтү мөһим. Вакцина составында Covid-19 барлыкка китерә торган коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына чирләп китү куркынычы янамый. 

Вакцинация бушлай һәм кешенең үз теләге белән үткәрелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-02-2021/tatarstanda-covid-19-koronavirusynnan-vaktsinatsiya-b-ten-tel-g-n-kesheg-tk-rel-5805521

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев