Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар алтынчы көн рәттән кими

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә.

Соңгы тәүлектә республикада коронавирусның 137 очрагы ачыкланган, бер көн элек 147 очрак теркәлгән иде. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, пандемия башланганнан алып Татарстанда 203 мең 356 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Барлыгы 200 мең 444 кеше терелгән, шуларның 207се – узган тәүлектә. 11 пациент хастаханәгә озатылган.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 11 мең 128 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 968 пациент хастаханәгә озатылган, 12 мең 597 кеше терелгән. 33 кеше инфекция корбаны булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев