Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә 46 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган

Яңа очракларның күбесе Казан, Яшел Үзән һәм Чаллыга туры килә.

Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 46 яңа очрагы ачыкланган.

«13 кеше хастаханәгә салынган, 33 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

46 кешенең 11е — Казанда, җидесе — Яшел Үзән районында, алтысы Чаллыда яши. Шулай ук Азнакай, Әлки, Әлмәт, Буа, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай һәм Ютазы районнарында зарарлануның яңа очраклары ачыкланган.

Пандемия вакытында республикада Covid-19 инфекциясенең 19 021 очрагы теркәлгән. 15 790 кеше терелгән.

Татарстанда 113 215 кеше вакцина алган, шул исәптән 1346 кеше узган тәүлектә ясаткан. 75 364 кеше прививканың икенче дозасын алган.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/21-03-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-46-keshe-covid-19-infektsiyase-yoktyrgan-5814146

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев