Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы ачыкланган

Республикада барлыгы 243 195 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Чаллыда — 14, Казанда 12 очрак ачыкланган. Бер көн эчендә коронавирус инфекциясе республиканың сигез муниципаль берәмлегендә теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирусның 20 417 очрагы ачыкланган, 17 499 кеше (шуларның 44е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 243 195 кеше (шуларның 4 182се — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 157 081 кеше икенче дозаны да алган.

Вакцинациягә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-04-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyasene-38-ya-a-ochragy-achyklangan-5821581

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев