Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 136 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны кими.

Бүген ковид йоктыруның 136 очрагы ачыкланган. Ул бер көн алдан булган саннар белән чагыштырганда, унга азрак. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Узган тәүлектә Татарстанда 54 кеше хастаханәгә китерелгән. 184 кеше савыгып хастаханәдән чыккан.

Пандемия башланганнан алып, республикада 198362 кеше ковид йоктырган, 194574 кеше бу чирдән терелгән. 2010 кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tagyn-136-kese-koronavirus-ioktyrgan-5867649

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев