Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 46 кеше коронавирус йоктырган

Бер очрак читтән кертелгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше инфекцияне республикадан читтә йоктырган.

«15 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 31 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Казанда — 28, Чаллыда — 5, Балтач районында — 3, Азнакай районында — 2, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә районда берәр кеше авыру йоктырган.

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыруның барлыгы 24 482 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан республикада 21 620 кеше терелде, шул исәптән соңгы тәүлектә — 26 кеше.

891 270 кеше вакцина ясаткан, шуларның 702 852е вакцинаның инде икенче компонентын кадаткан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/11-08-2021/tatarstanda-tagyn-46-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5833390

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев