Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле, республикада барлыгы 22 248 кеше ковид белән авырып терелгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«18 кеше хастаханәгә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, биредә 23 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус белән авыруның 13 очрагы, Тукай районында өч, Зәй һәм Спас районнарында икешәр, Азнакай, Арча, Биектау, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

29 августка Татарстанда пандемия башланганнан бирлеге «коронавирус инфекциясе» диагнозы барлыгы 25 368 тапкыр куелган. Бу чорда республикада барлыгы 22 248 кеше (узган тәүлектә — 3 кеше) коронавиру белән авырып терелгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-08-2021/tatarstanda-tagyn-50-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5835518

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев