Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,2 млн кеше коронавирустан вакцинация узган, ә 1,8 млн кеше прививканың ике компонентын да ясаткан.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«36 кеше хастаханәгә салынган, 61 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Коронавирус белән авыручыларның яртысы диярлек (45 кеше) республика башкаласында теркәлгән. Чаллыда ковид белән авыручыларның 11, Әлмәт районында 8 очрагы ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 41,7 мең тапкыр куелган. Татарстанда 34,9 мең кеше (узган тәүлектә — 167 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,2 млн кеше коронавирустан вакцинация узган, ә 1,8 млн кеше ике прививканың компонентын да ясаткан. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/health/21-12-2021/tatarstanda-tagyn-97-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5845615

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев