Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 79 очрагы ачыкланган

Республикада 26 авыруны хастаханәгә урнаштырганнар.

Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid-19 коронавирусының 79 очрагы теркәлгән, шул исәптән икесе читтән кертелгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, егерме алты кеше хастаханәгә урнаштырылган, 53 кеше өйдә дәвалана.

30дан 50 яшькә кадәр һәм 50дән 60 яшькә кадәр булган кешеләр арасында иң күп очрак - 21, шулай ук 60тан 70 яшькә кадәргеләрдә 20 авыручы теркәлгән. Шул ук вакытта инфекцияләнүчеләр арасында 90 яшьтән өлкәнрәкләр һәм балигъ булмаганнар юк.

 Чирләүчеләрнең күбесе Казанда теркәлгән, анда 52 кеше авыру йоктырган. Яшел Үзән районында Covid-19 инфекциясенең алты очрагы теркәлгән. Республиканың башка муниципалитетлары арасында инфекциялеләр саны буенча Чаллы һәм Буа районы алда бара, анда чирнең дүртәр очрагы ачыкланган. Барлыгы Covid-19 авырулары 12 муниципаль берәмлектә билгеләнгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 16 789 очрагы ачыкланган. Татарстанның 13 427 кешесе, шул исәптән 118е — узган тәүлектә, савыккан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-02-2021/tatarstanda-t-lek-echend-koronavirusny-tagyn-79-ochragy-achyklangan-5805354

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев