Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 195 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 195 яңа очрагы теркәлгән. Авыручылар арасыннан 34 кеше хастаханәгә озатылган.

Әлеге мәгълүматлар стопкоронавирус.рф. сайтында чыккан.

2022 елның 10 маена булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле республикада коронавирусның 146 643 очрагы теркәлгән. Татарстанда яшәүче 140 666 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 201 кеше терелгән.

Узган тәүлектә республикада коронавирустан вафат булучылар теркәлмәгән. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 1989 кеше ковидтан үлгән.

Росстат мәгълүматларына караганда, коронавирустан вафат булучыларның теркәлгән һәм теркәлмәгән саны арасындагы аерма Россиянең күпчелек субъектларында күзәтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында, белем бирү оешмаларында һәм транспортта эпидемиягә каршы чараларны катгый рәвештә үтәргә өндәде. Татарстан хакимиятләре битлек режимын бетерүне планлаштырмый. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-uzgan-taulekta-195-kese-koronavirus-belan-avyrgan-5854355

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев