Татарстанда узган тәүлектә 2 меңнән артык кеше ковид йоктырган
10 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирусның 1725 очрагы теркәлгән иде.
Татарстанда тагын 2 238 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 2 238 очрагы теркәлгән. Барлыгы 62 727 кешегә „коронавирус диагнозы“ куелган», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Узган тәүлектә коронавирустан 19,5 мең тест ясаганнар.
10 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирусның 1725 очрагы теркәлгән иде, ә гомумән Россиядә — 200 меңгә якын очрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев