Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә тагын 35 кеше Covid-19 вирусын йоктырган

35 очракның 14е - Казанга, дүртесе Лениногорск районына туры килә.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан тагын 35 кеше зарарлануы ачыкланган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 33е — элемтә юлы белән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«18 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

35 очракның 14е - Казанга, дүртесе Лениногорск районына туры килә. Чаллыда, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Сарман районнарында инфекцияле икешәр кеше ачыкланган. Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Спас районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Пандемия вакытында Covid-19 йогышы 20 379 татарстанлыда ачыкланган. Республиканың 17 455 кешесе инде сәламәтләнде.

Татарстанда 239 013 кеше вакцинация узды, шуларның 151 259ы препаратның икенче дозасын алды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-04-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-tagyn-35-keshe-covid-19-virusyn-yoktyrgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев