Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанга ике көннән соң «Спутник V» вакцинасының 13 меңгә якын яңа дозасы кайтачак

Республикада 76 меңгә якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан инде.

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. 76 меңгә якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан инде. Ике көннән соң республикага «Спутник V» вакцинасының тагын 13 меңгә якын яңа дозасы кайтачак.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, алдагы ике көндә республикага әлеге вакцинаның 13 меңгә якын яңа дозасы кайтып җитәр дип көтелә. «Бу чираттагы планлы партия булачак», — дип искәртте спикер.

Ул Татарстанда прививка ясау пунктларының саны артуын әйтте, аларның исәбе 153кә җиткән инде.

Дмитрий Лопушов элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә уйлап табылган вакциналарның өчесе дә коронавирусның кешелеккә билгеле барлык штаммнарына каршы нәтиҗәле чара булуын күрсәтте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-02-2021/tatarstanga-ike-k-nn-n-so-sputnik-v-vaktsinasyny-13-me-g-yakyn-ya-a-dozasy-kaytachak-5809247

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев