Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәдә кабат коронавирус

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 010 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 16 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 17, Чаллыда — биш, Яшел Үзән районында — дүрт, Биектау районында — ике, Әгерҗе, Азнакай, Әтнә һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 010 очрагы теркәлгән, 17 980 кеше (шуларның тугызы — узган тәүлектә) терелгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-05-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-32-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5823428

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев