Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәдә кабат коронавирус

Республикада 23 300 кеше коронавирустан терелгән.

Узган атнада Татарстанда 71 кеше яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«20 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда (24) һәм Чаллыда (16) теркәлгән. Районнар арасында антирейтингта Түбән Кама лидерлык итә, анда 6 кеше ковид йоктырган. Тукай районында 4 кеше, Яшел Үзәндә өч кеше, Арча, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарында икешәр коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Республиканың Актаныш, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Спас һәм Чистай районнарында берәр кеше ковид белән авырган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 27 200 тапкыр куелган. Татарстанда 23 300 кеше коронавирустан терелгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/03-10-2021/tatarstanda-koronavirus-yoktyruny-71-ya-a-ochragy-achyklangan-5839915

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев