Әтнә таңы

Әтнәдә тагын коронавирус ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада 44,3 меңгә якын кеше вирус йоктырган, 37,6 меңе чирдән савыккан.

Әтнәдә бер кешедә коронавирус очрагы ачыкланган. 

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда тагын 112 кеше коронавирус йоктырган. Алты кеше чирне чит төбәктә йоктырып кайткан, калган очракларда вирус башка авырулардан ияргән.

«35 кеше хастаханәгә салынды, 77 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: