Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Вирусолог Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны көтелүен фаразлады

Бу хәл декабрь аена туры килергә мөмкин.

Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны күтәрелү вакыты декабрь аена туры килергә мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосына вирусология профессоры Александр Чепурнов сөйләде.

Белгеч искәрткәнчә, 2020 елның көзендә һәм кышында вирусның "иң кызган чагы" булган. Шуңа да карамастан, хәл кабатланмаска мөмкин, бу вакыйгалар үсешенең фаразланган сценарийларының берсе генә.

«Без дулкынның иң биек ноктасына инде бер атнадан ук ирешә алабыз, ә аннары кимү башланачак, ә бәлки юк. Узган елгы хәл белән чагыштыру булганга, ул нәкъ шулай булачак дигән сүз түгел әле», - диде Чепурнов.

Аның сүзләренчә, көн саен зарарланучылар саны 40 мең кешегә кадәр җитәрме-юкмы - «барысы да “пик”ның кайда булуына», шулай ук россиялеләрнең вакцина ясатуына бәйле булачак. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-10-2021/virusolog-rossiyad-koronavirus-infektsiyasene-ya-a-dulkyny-k-tel-en-farazlady-5841778

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев