Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

14 техника санадык. Шәкәнәч, Иске Мәңгәр, Мөндеш...

Үз эшләрен намус белән башкаручылар күп районда. Ә менә боларга бер сүз әйтеп булмый. Кайсы якка барсаң да, юлда аларның техникасы очрый.

"Татавтодор" АҖ Арча филиалының Әтнә участогы коллективында эшләүче юл хезмәткәрләре бер 7 дән икенче 7 гә кадәр, тәүлек дәвамында, районыбыз юлларына хезмәт күрсәтәләр.

  • Бездә эш смена белән оештырылган, хезмәткәрләребез, нинди һава торышы булуга карамастан юлда, буран булса - көчәйтелгән режим белән, тәүлек дәвамында юлда техникалар. 4 КДМ, 1 КамАЗ, 2 төягеч, 2 автогрейдер, 3 МТЗ-80, 2 Газель машинасы туктаусыз йөреп торалар. Юлларны кардан чистартудан тыш, бүгенге көндә юлларга ком сибү, барьерларның, тукталышларның әйләнә-тирәсен чистарту белән дә шөгыльләнәләр, - ди оешманың инженер - диспетчеры Искәндәр Әхмәтҗанов.

- Районыбызда сез хезмәт күрсәтмәгән юллар бармы?

- Бар. Ачыклык кертик, Шәкәнәч, Иске Мәңгәр, Мөндеш авыллары юллары безгә карамый, ә калган авылларга кадәрне юллар безнең карамакта, алар каралган, ком катнашмасы сибелгән. Ә авыл эчләрен кардан чистарту безнең вазыйфага керми.

- Тукталышлар димәктән, "Яңа Шашы авылы тирәсендәге тукталышны сүттеләр дә, кабат төземиләр", дип редакциягә еш шалтыраталар...

- Яңа Шашы юлының бер өлешен, Яңа Шашы күперен төзекләндерү быелгы эшләр планына кертелгән. Әнә шул эшләрне башкарганда тукталыш та ясалачак.

Димәк, 2018 елның 7 маенда Россия Президенты В.В. Путинның "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" гы Указында күрсәтелгән "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары " милли проекты нигезендә Яңа Шашы яңа күперле, һәм төзекләндерелгән юллы, тукталышлы булачак.

Элекке юллар белән бүгенгеләренең торышын чагыштыра торган да түгел. Районыбызның 30 еллык юбилеен төзек-асфальт юллар белән каршылыйбыз. Монысы инде район хакимиятенең халык тормышын кайгыртуы нәтиҗәсе. Менә шул юлларны саклап тотып, игелеген озак еллар күрергә насыйп булсын.

#Татарстан Республикасы милли проектлары

#Әтнәрайонына30ел

С.Мингатина, Ф. Кадимов  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев