Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

АИ-92, АИ-95 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы арзанайган

Узган атнада Казанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин арзанайган.

Татарстанстатта исәпләп чыгаруларынча, 1-8 апрельдә шулай ук дизель ягулыгының да уртача бәясе кимегән.

Статистик ведомство мәгълүматлары буенча, әлеге чорда АИ-92 маркалы бензинның литры - 14, АИ-95нең 16 тиенгә арзанайган. Хәзер әлеге маркалардагы мотор ягулыгы 46 һәм 49,7 сум тора.

Дизель ягулыгы шул ук чорда 22 тиенгә очсызракка сатылган, хәзер аның бәясе 51,6 сум тәшкил итә.

АИ-98 маркалы бензинның уртача бәясе бер атна эчендә үзгәрешсез калган. Аның литры 59 сум тора.

Россиядә ел ярым эчендә беренче тапкыр мотор ягулыгы бәяләренең кимү тенденциясе күзәтелүе хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. «Татар-информ» агентлыгы сораштырган экспертлар Татарстан заправкаларындагы бәяләрнең нинди булачагын фаразлады.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-ai-92-ai-95-markaly-benzin-ham-dizel-yagulygy-arzanaigan-5853170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев