Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

"Ахун чишмәсе" - Казан артының яңа төркеме очрашты - фотоотчет

Кичә Арча районының иң матур табигать почмагында - "Ахун чишмәсе" янәшәсендә Казан артының иҗатчылары (15+) очрашты.

Биектау, Әтнә, Арча, Теләче, Балтач, Кукмара, Казан, Саба районы каләмдәшләрен берләштергән "Дуслык" төркеме табигатьнең искиткеч матур урынында ял итте.

Кунагыбыз да бар иде, ул -  әлегә кадәр төркемнең иҗатын күзәтеп барган, юнәлеш биргән, очрашуларны калдырмаска тырышкан шәхес   - шагыйрь, Татарстан язучылар союзының идарә әгъзасы  Рифат Җамал-Корбанов.

Иң элек ачыклык кертик, "Дуслык" каян килеп чыкты? Әлегә кадәр "Ызандашлар" төркеме очрашуларын яза идем. Монысы нәрсә тагын, нинди мөгез чыгару, дип уйлап куяр күпләрегез. "Ызандашлар" кая китте?

"Ызандашлар"  - Казан арты каләмчеләрен берләштергән, барыбыз бергәләп оештырган,  соңыннан Зиннур Тимергалиев җитәкләгән  төркем бар, ул әле дә эшли. Яшьләрне Татарстан язучыларына әзерләү уе белән янган каләмдәшебез үз төркемендә дистәгә якын яшь иҗатчыны калдырып, калган олы яшьтәгеләрне телефонда  WhatsAppка теркәлгән "Ызандашлар" төркеменнән чыгарды.

Һәм без бу оешкан, сәләтле, иҗат оеткысы күптән салынган, Сания апа Әхмәтҗанованың мастер-класслары белән  коралланып, белем эстәгән, шигърияттә үз урынын ала барган дусларыбызны югалтмас өчен, яңа төркем оештырып, аңа  "Дуслык" дип исем бирдек. Ул чагында әле без төркемнең ничек яшәячәген дә күзалламадык. Хәер, аны күзаллыйсы да булмаган, ул үзеннән-үзе таралмаганына сөенеп, куана-куана иҗат итә башлады. Ишебез артты, яңа иҗатчылар керде. Эшләү тәртибе алдан оешкан беренче  төркемдәгечә дәвам итә. Шигырьләр куела, укыйбыз, тикшерәбез, фикерләр әйтелә, юнәлеш күрсәтелә. 

 "Дуслык"та олылар гына түгел, "Ызандашлар"да калган яшьләр дә бар. "Безгә сезнең киңәшләрегез  кирәк", дигәч, без аларны да керттек бу төркемгә. Анда бүгенге көндә 27 кеше иҗат итә. Төркемне җайлырак булыр дип ике кеше: Арчадан  - Марсель Шәрәпов, Әтнәдән мин -  Сүрия Мингатина җитәклибез.

Төркемебездә шагыйрәләр Сания апа Әхмәтҗанова, Гөлүсә Батталова - Язучылар союзы членнары бар. Алар безгә юнәлеш күрсәтеп, киңәш-дәрес бирүчеләр. Рифат абыйны да без үзебезнең төркем кешесе дип саныйбыз, чөнки гел аралашабыз, киңәшләшәбез. Аның телефонында WhatsApp булмау сәбәпле  генә, ул безнең белән тәүлек дәвамында аралаша алмый. Арчаның "Каурый каләм" берләшмәсе җитәкчесе дә бар "Дуслык"та,  аларның башлангычы белән оештырылган районара очрашулар нәтиҗәсендә берләшкән иде "Ызандашлар". Шулай итеп, яңа оешкан  төркемдә әлеге вакытта  Арча белән Әтнәнең иҗатчыларын әйдәгән берләшмә җитәкчеләре эшли.  ТНВның әдәби-музыкаль тапшырулар берләшмәсе мөхәррире Әлфирә Мәһдиеваның  киңәшләре дә безгә бик кирәк. 

    Бүгенге көндә,   әлегә кадәр булмаганча, Казан артында иҗатчыларны үзенә туплаган ике төркем бар:  Яшьләр белән - "Ызандашлар", олы һәм яшьләрне туплаган  "Дуслык" төркеме эшли. 

Иҗатчыбыз, Саба егете Илшат Сибагатов төркемне "Шигырь фабригы" дип тә бәяләде.

      Кичә менә шушы  "Дуслык" төркеме  Арча җирендә очрашып, каләмдәшебез Гафур Каюмовны искә алып, шигырьләр укып, иҗади аланда ял итте. Рифат Җамал белән Халидә апа бу очрашуны нәкъ менә шулай дип бәяләделәр. "Бу - сыналган иҗатчыларны туплаган иҗади алан...", - диделәр.

 

ШИГЪРИ АЛАН
Шигъри җанлы дускайларын 
Җыйды бүген үз куенына 
Арча ягы - Ахун җире, 
Искитмәле гүзәл урын. 
Сагынышып күрешүләр 
Нык тибрәтте күңел кылын. 
 
Бу бәйрәмнең төп кунагы- 
Рифат абый Җамал - үзе. 
Якташыбыз, остазыбыз- 
Шаян, тапкыр, туры сүзле! 
 
Сүрия апа, Халидә апа, 
Безне алга өндәүчеләр. 
Марсель абый, көй сузганда, 
Факия апа, җырлап җибәр. 
 
Сиренәбез моңланганда, 
Сандугачлар калды сүзсез. 
Синдә тыңла, Гариф ага, 
Туган җирең түгел үксез. 
 
Алмаз, Мәгъфүр, Салиханың 
Шигырьләре җанга дәва. 
Зөһрә апа, сөйләгәндә 
Бит уртасы алсулана. 
 
Мөнир дуска бу кичәдә 
Бик сокландык, көчле егет. 
Максаты бар, бар сәләте, 
Йөзе һәрчак тора көлеп. 
 
Фәнис абый, Розалия, 
Сез бәйрәмнең кунаклары. 
Ризыкларның тәмле исе 
Борыннарны кытыклады. 
 
Тәмле уха, балык, шашлык, 
Үләнле чәй -кем хезмәте? 
Рафикъ абый яусын сиңа 
Аллаһының мең рәхмәте! 
 
Ә рәхмәтнең иң-иң зуры 
Марсель абый, сиңа тиеш. 
Шушы җылы очрашуга 
Бик күп керде синең өлеш. 
 
Җырладык та, биедек тә, 
Шигырьләр дә тамды җаннан. 
Онытылмас мәңгелеккә, 
Ахун җире, шигъри алан. 
 
"Дуслык" безне берләштерде, 
Бер дулкында барыбызда. 
Бер очрашу- бер гомер бит, 
Рәхмәт яусын барыгызга!

Гөлара Шәрипова

   Шигырьләр укыдык, Рифат абый һәркайсыбызны  игътибар белән тыңлап,  киңәшләрен бирде. Берьюлы мәртәбәле шәхестән сабак та алдык.  Шигырьләр  тыңлап, җырлап җырлап ял иттек. Китаплар алмаштык.

Ахун чишмәсе
Мул сулы чишмәгә карыйм,
Күзләренә яшьләр тулган.
Шатлыгыннан елыймы соң,
Әллә шулай уйга чумган?

Кайчандыр тирә- ягында
Бала- чага уйнап йөргән.
Яшь- җилкенчәк кич житүгә
Сәбәп табып монда килгән

Авыл кичен сагына ул,
Суы ага сагыш белән.
Челтерәп аккан чишмәбез
Инде язмышына күнгән.

Жиде ата баласына
Эчертте ул бүген суын
Нечкә күңелле дусларын
Жыйды бүген серле урын

Ямьгә күмеп тирә- ягын
якын дуслар килде тагын!
Искә төшерде чишмәбез
Сандугачлы матур таңын
16.06 2019  Сиренә Гатиятова

Төркемдәге Теләчедән иҗат итүче Сиренә Гатиятова, Арчадан Факия апа  Шәрәфетдинова бик матур җырлыйлар, Марсель абый Шарапов үзе җырчы, үзе гармунчы, үзе шигырьләр яза. Сәләтләр күп. Булганнан бар да була, диләр.


Шигъри алан .. "АХУН ЧИШМӘСЕ" ..
Яр астында ага Казансу .
Дуслар җыелышкан аланга ,
Дулкынлана кебек агымсу .

Илһам чишмәсеме әллә бу ? —
Шигырь туа , ургый күңелдән .
Чал тарихы "Торна иле "нең *
Башланганмы шушы тирәдән ?!

Гүзәл табигате чакырып ,
Дәште кебек үз кочагына .
Сихерләде челтер чишмәсе ,
Илһам биреп без дусларына .

Күпме сафлык , күпме матурлык —
Табигатьнең оҗмах почмагында !
Үзгә якын итеп сайрый бит ,
Бу аланда сандугачы да !

Кошлар тынмый, сайрый былбыллар,
Кәккүк "саный " башлый гомерне .
Шау чәчәкле шигъри.аланда
Очрашуы — бәхет түгелме ?

Язсын , дуслар , туган төбәкнең
Сокланырга бар нигъмәтенә !
Тусын һәр кеше күңелендә
Якты уйлар , изге ният кенә !
(Арча районы Төрнәле авылының исеме "Торна иле" атамасыннан килеп чыккан булуы ихтимал дигән гыйбарә бар)
Факия Шәрәф.
18.06.19.

    Безне каршы алган, үзе бу  төркемдә булган, шул җирлектә эшләүче Фәнис Тимашев Казанбаш, Өчиле , Ахун чишмәләренең тарихы, җирлекнең бүгенге эшчәнлеге  белән таныштырды. 

Арча ягында бар, диләр,
"Ахун" чишмәсе.
Килә минем ул чишмәне
Кайтып күрәсем.
Шифалы суларын эчеп 
Дәва аласым.
Бал итәкле тауга ятып 
Моңга саласым.
Убыр йорты кебек үзе
Гади, кечкенә 
Күпме тылсымны сыйдырган 
Ул бит үзенә.
Гөлбаниз Сәгыйдуллина

Кунакчыл Арча җиренә рәхмәтебезне әйтеп, иҗат итәргә яңа көч туплап, бер-беребез белән якыннан аралашып, бер әдәби гаиләгә әйләнеп, йөреп, ял итеп кайттык. Соңгысы булмас, дип ышанабыз үзебез. 

Төркемгә керергә теләүчеләр булса, җитәкчеләргә чыга аласыз. 

Бер шарт- телефонда WhatsApp  һәм иҗат   башлангычы булу кирәк. Чынлап өйрәнәм дигән теләк кирәк. Тәнкыйтьне дөрес кабул итә белү дә мөһим. Камилләшү өчен соңгысыннан да кулае юк. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X