Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Ал чәчәк «Әпипә»дә биеп кайтты

Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең «Ал чәчәк» бию коллективы «Әпипә» фестивалендә чыгыш ясап кайтты.

Бөтендөнья татар конгрессы уздырган "Әпмпә" телевизион фестивалендә Россиянең төрле төбәкләреннән 70тән артык коллектив катнашты. Шуларның 14е генә финалга узды. Алар арасында "Ал чәчәк" бию коллективы да бар иде.

- Коллектив өчен бер сынау булды инде бу. Шуның кадәр коллектив арасыннан финалга узу да зур җиңү, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Хәнәфиева.

"Ал чәчәк"нең чыгышы жюри тарафыннан ңа югары бәяләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев