Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Аларның капка алды күзне камаштыра

Комыргуҗа авылы җирлеге елның-елында бәйге нәтиҗәләре буенча саллы бүләкләр бирә

d Матурлыкка омтылып, нәрсәдер эшләп, шуннан ямь табып яшәүчеләргә ихлас сокланам. Хәмит Бадиков Комыргуҗа авылында бу хис кабат баш калкытты. Кәримә һәм Рәфкать Галиуллиннар капка алдындагы гүзәллекне күреп, шаккаттым. Капка алдындагы гүзәллек, хәтта, күзләрне камаштыра. Ике кечкенә кое һәм җил тегермәне макеты фонында тал чыбыктан үрелгән читән койма, шунда үскән гөл-чәчәкләр үзләре белән сихри дөньяга алып кереп китәләр. Хәтта уенчык машинага да урын табылган: арбасында чәчәкләр үсә. – Мондый матурлык булдыру уе кайсысының фикере икән? – дип кызыксынам Галиуллиннардан. – Җәмәгатем белән икебезнең уртак фикер инде бу, – ди гаилә башлыгы. Дөреслектә, проектлау һәм ясау эшләре аның хезмәте икән. Сүзгә кушылган Кәримә ханым да: – Төрле газета-журналлар күп укый ул. Шунда күргәннәрнең кайберсен нык ошата да, үзебездә дә ясап куя, – дип куана. – Каян килде икән аңа мондый сәләт? – дип сорамый түзә алмадым. – Кечкенәдән! – дип көлә Рәфкать. Эш шунда, әле мәктәптә укыган чагында ук манаралы сыерчык оясы ясап сокландырган ул. g Бу матурлыкны төнлә дә күреп сокланырга була. Кое макетының ян-ягына электр уздырып, плафоннар белән урам утлары да ясап куйган. – Минем әтиемнең энесе бик оста балта остасы, столяр иде. Димәк, нәселебездә агач эшләренә һәвәслек электән бар. Әле дә хәтерлим, ул абыебыз безгә, кечкенә балаларга чаңгыларны да, чаңгы таякларын да эшләп бирде. Бик оста булды, – дип өсти. Ә үзе элекке елларны өстәл-урындыклар да ясаган. Аңлашыладыр, уйладың да ясадың гына түгел инде бу, димәк, сәләт тә, тырышлык та, осталык та бар. Шулай да хезмәт юлын бу һөнәр белән бәйләмәгән ул. Әмма, хобби калган. Үз сүзләре белән әйтсәк, “Матурлыкны күрә белергә кирәк. Шул вакытта уйлаганыңны тормышка ашырырга була”. Берничә ел элек хобби саналган бу һөнәрне еш куллана башлаган. Әнә шуның бер чагылышы – капка алдында. Кое һәм тегермәнне яхшы балта остасы булуга сылтап та булыр, ә менә читәнне шулай матур итеп ничек үргән ул? Анысының да авырлыгы юк. Тал ботакларны көздән үк җыеп куйдым. Ә кышын сарайда үреп ясадым, – ди. Әлбәттә, һәр эш юньле булсын өчен, яхшы стимул булу отышлы. Комыргуҗада бар ул. Авыл җирлеге күмәк хуҗалык белән бергә ел саен ике тапкыр – капка алдын җәен һәм кышын бизәү буенча конкурс уздыра. Бик саллы бүләкләре дә бар. Кызыксындыруның бик ышанычлы варианты бу, кыскасы. Хәер, мәкалә ул хакта түгел, бу очракта Галиуллиннарның шушы бәйгедә берничә ел рәттән I урын алуын билгеләргә телим. – Капка алдындагы бу матурлыкка начар эчле адәмнәр кул сузмыймы, көнләүчеләр юкмы икән? – Шөкер, авылыбызда да, тирә-якта да начар кешеләр яшәми. Матурлыкны күрә белгән күршеләр, авылдашлар яшәүгә ихлас куанабыз. Үзегез дә күрәсез, бу тирәдә яшәүчеләр өчен дә, балалар, хәтта узып баручылар өчен дә күңелле бит – күзләрне генә түгел, күңелне үк иркәли, – диләр. Тиздән 60 яшен тутырырга җыенучы гаилә башлыгының фикере үзенчәлекле. – Иренмәсәң эшләргә була. Эшне тоткарлаучыларның иң беренчесе – иренү. Интернет аша яки журналларда күргәнне аңлап ясарга кирәк. Шул вакытта эшең дә уң була... Хәер, әллә нинди оста кешеләр бар бит, - дип уңайсыз гына елмая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев