Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

«Әлегә начар чорда түгел без...»

Район үзәк китапханәсендә кызыклы, фикерле очрашу булып узды.

Район үзәк китапханәсендә кызыклы очрашу узды. Очрашуга якташларыбыз Альберт Шакиров, Гөлназ Шәйхи дә кайткан иде. Шулай ук очрашуга өлкән, урта, яшь буын  укытучылар, шигырь җанлы якташларыбыз, татар теле укытучылары да килгән иде.

Көз фасылы белән башланып киткән очрашудагы фикер алышулар күпләрне борчыган тел мәсьәләсенә дә, мәктәпләрдә белем бирү системасына да, гаилә тәрбиясенә дә кагылып үтте. Ни кызганыч, татар теле бетә, балаларыбыз күбрәк рус телендә аралаша дип чаң суксак та, әлеге мәсьәләнең чишелеше күренми. Альберт Шакиров фикеренчә: "Үземчә анализ ясап шуны гына әйтә алам, без әле төпкә төшеп җитмәдек. Алдагы 20 елда тагын бер авыррак вәзгыять булачак һәм татар теленә ихтыяҗ кимиячәк. Бу әле начар дигән чорда түгел без. 20 елдан соң, бу инде төпкә җитү була. Һәм шуннан соң, мин инде өметләнәм, күтәрелеш булыр дип. Еврейлар юлы белән китәбезме, башкача торгыза алабызмы без, телгә ихтыяҗ булдыра алабызмы, анысы сорау.", - диде.

Башка катнашучыларның кызыклы, үтемле фикерләре белән "Әтнә таңы" газетасы аша таныша аласыз..  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев