Әтнә районында тулы метражлы нәфис фильм төшерәләр
Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” дип исемләнгән әсәре буенча кино төшерә башладылар
Хатын-кызларның катлаулы язмышы
Әлеге фильмны Әтнә һәм Арча районнарында төшерергә ниятлиләр. Сугыш елларында хатынкызларның батыр, авыр хезмәте, шул ук вакытта катлаулы, фаҗигале язмышларын чагылдырган фильмны март аенда төшерә башлаганнар. – Күптән бу әсәргә алынырга теләгән идем. Чөнки әлеге әсәрдә сугыш чорында хатын-кызның йөзе күрсәтелә. Хатын-кызларыбыз капчык күтәреп орлык та ташыганнар, урман да кискәннәр, торф та чыгарганнар, бала да үстергәннәр, ирләрен, балаларын, абыйларын, энеләрен сугышта югалтканнар. Күпме хатын-кызларыбыз тол калган, яшь кызлар кияүгә чыкмыйча карт кызлар булып картайганнар. Шушы катлаулы язмышлар турында безнең фильмыбыз. Әтнә районының Күәм, Яңа Шимбер, Ары авылларында төшерәбез. Әлегә май ае күренешләрен төшердек. Июль аенда да төшерергә уйлыйбыз, – дип бәян и т т е г о м у м к е ш е л е к кыйммәтләрен пропагандалаган тулы метражлы нәфис фильмның режиссеры Александр Далматов. Сугыштан соңгы елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына игътибар күбрәк булып, тылда хезмәт куйган хатын-кызларыбызның ачы язмышы читтәрәк калу Александрны әлеге әсәргә алынырга этәргән. “Бу ил дәрәҗәсендә шулай булды. Шуңа күрә дә хатын-кызларыбызның тормышын чагылдырган нәфис фильм төшерәсем килде,” – ди режиссер.
Артистларны кастинг юлы белән сайлаганнар
Фильмга төшәргә артистлар сайлау өчен кастинг уздырганнар. Кастингта бик күп кеше катнашкан. Бу фильмда Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Әлмәт, Кариев, Әтнә театры артистларын да күрергә мөмкин булачак. Танылган артистлардан Равил Шәрәфиев яшь буенча иң Әтнә районында тулы метражлы нәфис фильм төшерәләр Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” дип исемләнгән әсәре буенча кино төшерә башладылар өлкән актерларның берсе. Равил абыйдан: “Сезгә сәхнәдә уйнау якынракмы яки фильмга төшү ошыймы?” – дип сорадым. “Мин, гомумән, кино артисты түгел. Минем өчен театр гына бар. Сәхнәдә ичмасам рәхәтләнеп башыннан ахырына кадәр уйныйсың. Ә биредә әле башыннан, әле ахырыннан төшерәләр. Кино минем өчен газап кына ул, – дип елмайды Равил абый. Ә Татарстанның атказанган һәм халык артисты Зөлфирә Зарипова: “Без театр артистлары инде. Фильмга төшү бүтәнчәрәк. Спектакльдә без кычкырырга, тормышны күпертебрәк уйнарга мөмкинбез. Монда, ягъни, фильмда, алай була алмый. Тормышта син ничек була аласың, шулай булырга кирәк”, – диде. «Кырык дүртнең май аенда» фильмының кайбер эпизодларында танылган артистлар белән бергә Ары авылы малайлары да уйнады. Эмиль, Камил, Рәмзил, Дамир фильмда төшәргә бик теләп риза булганнар. Фильм төшергәндә кызу көн булып, өсләренә җылы телогрейкалар киеп йөрергә кирәк булса да, зарланмады малайлар. Кирәкле әйберләрне табуда артистларга Раилә һәм Фидаиль Кадыймовлар ярдәм иткән. “Сораган әйберләрне табып бирергә тырышабыз инде. Көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез”, – диде Фидаиль Кадыймов. Кәрим Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов исә: “Миңа кинога төшү ошый. Шул ук вакытта оештыру эшләре белән дә шөгыльләнәм”, – диде. Кыскасы, танылган артистларыбызны якыннан күрәсең, алар белән аралашасың килсә, кино төшерә торган мәйданчыкка килергә кирәк икән. Фильм төшерү процессы кырыйдан карап торганда бик күңелле кебек. Әмма бер эпизодны бик күп тапкырлар төшергәннәрен күргәч, җитмәсә әлеге өлеш өчен агачларга кадәр утыртып мәйданчык әзерләгәннәрен күргәч, читтән күзәтеп тору гына рәхәт икән дигән фикергә килдем.
Элекке биналар күп
“Кырык дүртнең май аенда” дип исемләнгән фильмның бер өлешен Ары авылындагы 1935 елны төзелгән иске мәктәп бинасында, шулай ук авыл йортында төшерделәр. Бу хакта сүз чыккач, режиссер Александр Далматов: – Сезнең р айонда фильмнар бик күп төшер елде инде. Бир едә фильм өчен иске биналар да сакланган. Аннары район хакимияте Габделәхәт Хәкимовның да бу яктан ярдәме бик зур. Рәхмәт аңа. Бу юлы да ашату-эчертү, йоклау мәсьәләләре буенча ярдәмгә килделәр. Шуңа күрә дә сезнең газета аша аларның һәркайсына зур рәхмәт әйтәсем килә. Без, кино төшерүчеләр өчен шунысы да бик мөһим, – диде. «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына – 95 ел һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышлана. Фильмның иҗат төркеме – Мәскәү егетләре икән. Оператор-постановщик Максим Самсоновтан: «Сугыш елы чорларын төшерү кыен түгелме? Безнең буын ул заманны ишетеп кенә белә», – дип сорадым. Ә ул: – Сугыш вакыты турында фильм төшерү бик авыр, димәс идем. Әйе, без яшьләр, ул чорлар бездән бик еракта. Әмма Бөек Ватан сугышы турында бик күп архив материаллары сакланган, шул елларның шаһитләре булган буын әле исән. Күп укыйбыз, тарихчылар белән сөйләшәбез. Шуңа да тарихи мизгелләргә максималь якын килергә тырышабыз. Ә фильмны төшерү өчен бик күп районнарны карадык. Безгә Ары авылы бик ошады, – диде. Бүгенге көндә фильм төшерү дәвам итә. Кайбер эпизодларны төшерү өчен июль аенда кабат Әтнә районына кайтырга e мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев