Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә бәяләре “тешләми”

1 октябрь көнне безнең Әтнә районы авыл хуҗалыгы хез хуҗалыгы хез­мәт­чән­нәре Казанга, чираттагы ярминкәгә баралар.

Алган мәгълүматларга караганда, башкалада авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яңа елга кадәр дәвам итә. 17 сентябрь көнне узганы буенча азрак мәгълүмат тупладык. “Сатып алучылар әлегә күп булмадылар. Ә алып килгән товар бик күп”, – диделәр оештыручылар.

Безнекеләр Казан халкына ашау-эчү белән бәйле төп авыл хуҗалыгы ашамлыклары – сөт, ашлык, ит тәкъдим итәләр. Авыл җирлекләре төрле яшелчәләр сатканнар. Шул исәптән Бәрәскә урта мәктәбе дә сәүдә иткән. Шунысы куандыра, бәяләр артык “тешләми”, диделәр. Мондый ярминкәләр безнең өчен ике атнага бер тапкыр уза. Бәхәссез, Әтнәдән килүчеләрнең әзерлеге югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев