Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә егетләре мобилизацияләнүче райондашларга мичләр эшлиләр

Районыбызның «Новая» урамында гомер кичерүче үзара күрше ир-егетләр: Фәнис, Фәнүс, Радик, Илсур һәм Илдар саваплы эшкә тотынганнар.

Әлеге хәбәрне безгә шу­шы игелекле эшне башлап йөрү­челәрнең берсе Рә­мис Галиев җиткерде. Алар мо­­­билизацияләнүче райондаш­ла­рыбызга мичләр эшли башлаганнар. Бу саваплы эшне башлап йөрүчесе Фәнис Бузунов:
– Әлеге эшнең инициативасы шуннан чыкты, әле яңа гына мобилизацияләнгән райондашларыбызга матди ярдәм илттеләр. Машина кузгалып китәр алдыннан гына үзебез сатып алып, бер мич салып җибәрдек. Андагы егетләребез шул ук көнне мунчага кергәннәр. Әлбәттә, безгә мондый мичнең бик кирәк булуы турында хәбәр иттеләр. Һәм без күрше ир-егетләребез белән әлеге игелекле эшне башлап җибәрдек. Мич ясау өчен материаллар кирәк булуы турында әйтүгә үк район администрациясе акчалата ярдәм итте. Район оешмалары, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр сораган материалларны җибәрделәр. Инде бер мич эшләп, аны кичә ягып та карадык. Барысы да тиешенчә эшли, - дип эш барышы белән таныштырып үтте.
Ир-егет­ләребезнең игелекле эшенә ку­шылырга теләүчеләр тагын да булыр, бәлки. 
– Эретеп ябыштыручы хезмәтен белгән райондашларыбыз ярдәм итәргә теләсәләр бик яхшы булыр иде. Эшче куллар бик кирәк. Чөнки без бу эшләрне үзебезнең төп хезмәтебездән тыш башкарабыз, – дип сүзгә Рәмис Галиев тә кушылды.
Егетләр 20 декабрьгә кадәр 10 мич эшләп, аларны мобилизациялүнәче райондашларыбызга тапшырырга хыялланалар. 
Саваплы эшкә ярдәм итәргә теләүчеләр Олы Әтнә авылы, "Новая" урамы, 11 нче йорт адресы буенча Фәнис Бузуновка мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев