Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә инспекторлары бәйрәм белән котладылар

Районда юл хәрәкәтендә катнашучылар белән мәгълүмати-профилактик чара узды.

Яңа ел бәйрәме якынлаша. Кышкы каникуллар, бәйрәм яллары булуга карамастан юл хәрәкәте кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Транспорт белән идарә итүчеләргз дә, җәяүлеләргә дә.

Шуны күздә тотып бүген, Әтнә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлга чыктылар. Алар җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә туктатып, Яңа ел бәйрәме белән котладылар. Шул ук вакытта Татарстанда милли мәдәният һәм традицияләр елы булуын да искәрттеләр. Шулай ук памяткалар һәм яктылык кайтаручы элементлар бүләк иттеләр.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары туктатуга транспорт белән идарә итүчеләр тизрәк тиешле документларын күрсәтергә ашыктылар. Бу юлы да шулай булды.  Машина йөртүчеләр Марсель, Эльвира, Җәмил, Айрат эшнең нәрсәдә икәнен белгәч елмаеп куйдылар. Хәтта җәәяүле Лилия дә каушап калды. ЮХИДИ инспекторы Ренат Мөхтәсиров Яңа ел белән котлап, памятка һәм кайтаргыч элементлар бүләк иткәч көлеп җибәрде.

- Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа елда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, исән-имин йөрергә язсын. Сезнең белән менә шундый матур, күңелле чаралар барышында гына очрашыйк. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, - диде инспектор .Ренат Мөхтәсиров.

Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрсез үтсен, һәр йортка шатлыклар гына алып килсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев