Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә табиблары Яңа ел көнендә дә ике операция эшләгәннәр

Яңа ел бәйрәмнәре кемгә бәйрәм, кемгә эш инде ул. Район үзәк больницасы табибларына Яңа ел көнендә дә ике операция эшләргә туры килгән.

Яңа ел каникуллары дәвам итә. Әмма яңа ел бәйрәмнәре кемгә бәйрәм, кемгә эш инде ул. Район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән алган мәгълүматлар буенча, Яңа ел көнендә дә табибларга ике операция эшләргә туры килгән. Эч авыртып мөрәҗәгать иткән ике авыртучыга аппендицитка (безнеңчә әйтсәк сукыр эчәгесенә) операция эшләгәннәр. Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә күбрәк кан басымыннан зарланып һәм дә температура белән авыручылар күбрәк мөрәҗәгать иткән. Балалар арасында косып, диарея белән чирләүчеләр күп булган. Шулай ук имгәнеп килүчеләр дә булган больницага. 

- Урамда да түгел, хәтта өйдә дә егылып бот сөяген сындырып килде олы яшьтәге әби, - диделәр "ашыгыч ярдәм" бүлегеннән. 

Бәйрәм көннәре дәвам итә. Юлларда да, спорт белән шөгыльләнгәндә дә игътибарлы булыйк. Ә табибларыбызга, шәфкать туташларына исән-имин эшләргә язсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев