Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә юл һәлакәте - өч кеше вафат булды, шуның берсе бала

Кичке 10нарда Олы Әтнә -Иске Мәңгәр юлында юл транспорт һәлакәте булды.

Олы Әтнә-Иске Мәңгәр юлында коточкыч юл һәлакәте булды. Нәтиҗәдә өч кеше үлде, шуның берсе биш яшен тутырган бала.

Ачыкланганча, ике олы кеше һәм  бала утырган Лада Гранта автомобиле тагылма составындагы трактор белән бәрелешә.

Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе һәм юл куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Айрат Каюмовтан сораштык.

- 6 август көнне 10нчы яртылар тирәсендә ЕДДС линиясе буенча хәбәр килде.  Олы Әтнә -Иске Мәңгәр юлында юл һәлакәте була. Кызганычка каршы, юл һәлакәтендә өч кеше вафат булды. Шуның берсе яңа гына биш яшен тутырган сабый. Бу авария буенча тикшерү эшләре бара. Район халкын кисәтеп шуны әйтәсем килә, юлларда сак булсак иде. Тиешле тизлекне һәм дистанцияне саклый күрегез, - диде.

Район халкына мөрәҗәгать итеп, кичке якларда авыл белән авыл арасында йөргәндә дә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген, искәртте җитәкче 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

8

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев