Әтнәдә «Үлем белән кайда сату итәләр» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе уза
«Үлем белән кайда сату итәләр» дип исемләнгән Бөтенроссия профилактик чара уза.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 14 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Үлем белән кайда сату итәләр" дип исемләнгән Бөтенроссия профилактик чара уза.
Акциянең төп максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итү, наркобәйлелекле затлар турында мәгълүмат җыю һәм тикшерү, дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча тиешле ярдәм күрсәтү һәм киңәш бирү.
Әлеге акция барышында районда да төрле чаралар уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев