Әтнәгә ретро машиналар кайтты
Нишләп, йөриләр, ни калган икән аларга биредә, дип уйлап куйдыгызмы? «Тарихи техникаларның XVI фестивале» кысаларында Әтнә районына республика тарихчылар кайтты.
Тарихи техникаларның XVI фестивале" кысаларында Әтнә районына республика тарихчылар кайтты. Аларны берьюлы ике куянны аттылар дияргә дә буладыр. Чөнки тарихчылар ретро машиналарга утырып сәяхәт тә иттеләр, Әтнә районының тарихи урыннарында да булдылар.
Сәфәрчеләр иң элек Бәрәскә авылындагы яңа мәчеттә булдылар. Кыскача гына таш мәчет турында мәгълүмат.
Түбән Бәрәскә мәчете — 1552 елдан соң төзелгән тәүге ике таш мәчетнең берсе. Татарстанда авыл җирендә урнашкан иң борынгы таш мәчет. 1766 елда патшабикә Екатерина II Казанга килгәч, татарларның үтенечләрен тыңлагач, Түбән Бәрәскә авылында да мәчет төзергә рөхсәт итеп Указ чыгара (тагын бер мәчет — Мәрҗани мәчете).Мәчетне Ибраһим бине Йосыф бине Әснәй бине Исәнкол бине Борнагыл (Ибраһим Борнаев, ?—1786) 1769 елда үз акчасына «бик нык һәм бик яхшы итеп» төзетә. И. Борнаев Байчыга авылында тире эшкәртү заводы ача, соңрак Бәрәскәгә күчеп килә, йорт һәм кирпеч заводы салдыра, шул кирпечтән авыл уртасында таш мәчет төзетә. Сәүдәгәр үзе Әби патшага мөрәҗәгать итеп, мәчет төзергә рөхсәт ала. Мәчет традицион татар архитектурасына «Петербург бароккосы» элементлары кушып, ике катлы итеп, гөмбәзләп, дугасыман тәрәзәләр куеп, баскычларын чуеннан ясатып, төзелгән булган.
Таш мәчет турында Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова тарихын сөйләп узды. Аннары кунаклар мәчетнең подвалында урнашкан музейда да булдылар. Мин мәчет манарасына менеп, авыл күренешен дә төшердем әле.
Чираттагы тарихы урын Комыргуҗа авылында урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани музее иде. Шунысын да әйтәсем килә, тарихчылар белән сәяхәтемне якташыбыз Айрат абый идарә иткән ретро машинага утырып дәвам иттем. Айрат абый күптәннән ретро техниклар белән кызыксына киән. Юл буе аның белән шул хакта сөйләштек.
Комыргуҗа авылының урта мәктәбендә урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда безне Зилә апа Зиннәтуллина каршы алды. Ремонттан соң, минем музейга килгәнем булмаган икән. Зилә апаны кызыксынып тыңладым. Музей турында берничә сүз.
Шиһабетдин Мәрҗани музее – Әтнәдәге туган якны өйрәнү музее Күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең (Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани, 1818-1889) тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштыра.Музей 1992 елда оештырыла башлый. Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе бинасында 2000 елның 2 октябрендә рәсми төстә ачыла.
Тарихчылар шулай ук галим Шиһабетдин Мәрҗанинең туган авылы Ябынчыда да булдылар. Биредә алар галим хөрмәтенә куелган истәлек тактасына чәчәкләр куйдылар.
Ябынчының йөзек кашы, аның таҗы - ул Шиһабетдин Мәрҗани. Ул биредә туган, тәпи йөреп киткән, сөйләшә башлаган, 3 ел ярым яшәгән. Аннан соң гына, әтисе Баһаведтин хәзрәткә зуррак авыл Ташкичүдә эш тәкъдим ителү сәбәпле, алар Ябынчыдан китәләр.
Соңыннан Казан кунаклары шәһәргә юл алдылар. Шушы сәяхәтне оештыручы Айрат абыйдан, тагын кайсы райннарда булулары турында кызыксындым.
- Елга бер-ике тапкыр гына чыгыла шул. Быел менә Биектау районында булдык. Аннары Әтнәгә килдек, - диде.
Соңгы сүз итеп, шуны әйтәсем килә, сәфәрләре дәвамлы булсын. Беренчедән, аларның үзләре өчен ял булса, авыл халкы өчен якыннан ретро машиналар белән танышу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев