Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнәләр «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар

13 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр «Татарча диктант» акциясе уза. Теләге булган һәркем анда катнаша ала.

Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә “Татарча диктант” Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә торган акцияләрнең берсе. 

Бөтендөнья "Татарча диктант" белем тикшерү акциясенә һәр елдагыча әтнәләр дә актив кушылды. Бүген акция район мәктәпләрендә башланып китте. Акция иртәгә дә уза. Мәктәптәге мәйданчыклардан тыш, район китапханәләре дә әлеге акциягә кушылачак.

Диктантны трансляцияләү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев